Түбән Камада Россиядә беренче микрофибра заводы ачылачак
(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Түбән Кама мэры Айдар Метшин «Микрофибра» предприятиесендә булды һәм аның төзелеше барышын шәһәрнең төрле Идарә җитәкчеләре белән бергә карап чыкты. Компания — «Түбән Кама» алгарышлы социаль-икътисади үсеше территориясенең иң эре резидентларының берсе. Предприятие инновацион продукция — еллык күләме 4 мең тоннага кадәр булган үтә юка синтетик эрләгән җеп җитештерү буенча зур проектны гамәлгә ашыра. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Сентябрьдә бу заводны ачу планлаштырыла. Ул Кытай тәэмин итүчеләренә бәйсез һәм микрофибрадан эшләнмәләрнең тулы циклын җитештерү буенча Россиядә беренче булачак. Инвестицияләрнең гомуми күләме 2,8 млрд сум тәшкил итәчәк. Барлыгы 340 яңа эш урыны булдырылачак. Хәзерге вакытта компания тарафыннан 1,9 млрд сумлык тегү цехы эшли башлады, анда шулай ук 140 эш урыны булдырылды.