Эчке эшләр министрлыгы Көек бистәсендә кыйналган ике ир-ат турында хәбәрне кире какты
(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Павел Климчак). Социаль челтәрләрдә Казан янында Көек бистәсендә ике ир-атны берничә кеше кыйнавы турында мәгълүмат пәйда булды. Шаһитлар ирләрнең, янәсе, азык-төлек кибетләренең берсе янында торуын, шунда ике машина килүен, алардан берничә исерек кеше чыгып, аларны кыйнауларын сөйләп бирә. «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, кибет янында ике ир-ат бер-берсе белән үзләре үзара сугышкан. Исерек һөҗүмчеләр турындагы мәгълүматны кире кактылар. Кыйнау факты буенча ир-атларның берсе дә полициягә гариза язмаган.