Россия югары уку йортларында футурологлар әзерли башлаячаклар
(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Россия югары уку йортлары магистратуралары киләчәк белән эшләү буенча белгечләр әзерли башлаячак, беренче белгечләрне якындагы биш елда чыгару көтелә, дип сөйләде РИА Новости агентлыгына «2035 ел университеты» ректоры Нина Яныкина. Ул бүгенге көндә күп кенә илләрдә «футуролог» (Future Studies) юнәлеше буенча махсуслашкан магистратуралар эшләтеп җибәрелүен искәртте. Бу программаларда киләчәк белән профессиональ эшләүче: озак сроклы үсеш стратегияләрен төзи һәм проектлар, технологияләр һәм феноменнарның перспективалылыгын бәяли белә торган белгечләр әзерлиләр. Аның фикеренчә, тиешле белем бирү стандарты Россиядә дә барлыкка киләчәк, чөнки мондый белгечләргә бизнес, мәгариф системасы, дәүләт идарәсе органнары ягыннан ихтыяҗ актив үсә.