Трассада җиңел машина тракторга барып бәрелгән, автомобиль йөртүче зыян күргән
![Трассада җиңел машина тракторга барып бәрелгән, автомобиль йөртүче зыян күргән](https://tatar-inform.tatar/attachments/13ec35206b61e101cf5187e6d3ee9d11f0c06904/store/fill/780/440/018c08d3304847db1958d6ea59c0bcdd8fb4ed2bfcd12a89a4a67c0f6310/779B008F-C72E-4705-B9F6-C8E197003046.jpeg)
(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә кич белән Яңа Чишмә районында трактор һәм җиңел машина катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Автомобиль тракторга барып бәрелгән, шофер салонда кысылып калган.
Шаһитлар сүзләренә караганда, җиңел машина руле артында утырган ир-ат исерек булган. Бу чыннан да шулаймы икәнлеген экспертиза билгеләячәк. Авария нәтиҗәсендә илдә җитештерелгән автомобиль йөртүчесе зыян күргән.