Минниханов Татарстанда «Байкал» самолетын куллану мөмкинлеген өйрәнергә кушты
(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов МАКС-2021 Халыкара авиация-космик салонында булганда «Байкал» күп максатлы җиңел самолет белән кызыксынды һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына республикада транспортны куллану потенциалын өйрәнергә кушты.
«Рөстәм Миңнеханов аеруча „Байкал“ самолеты моделе белән кызыксынды. Ул кече авиация өчен уңайлы. Бу җиңел транспорт чарасы, шулай ук аэродромда гына түгел, суда да утыртырга мөмкин», — диде Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Ул билгеләп үткәнчә, хәзер профильле министрлык республикада самолетны куллануның мөмкин булган ысуллары буенча тәкъдимнәр әзерли.
«Байкал» күп максатлы самолеты Ан-2 моделен алмаштыра ала. Ул бер двигатель белән җиһазландырылган һәм ерак булмаган очышлар өчен билгеләнгән.