Миңнеханов Кыргызстан белән икътисади элемтәләрне киңәйтү кирәклеге турында әйтте
(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы делегациясе белән очрашуда сәүдә-икътисади өлкәдә хезмәттәшлекне киңәйтү кирәклеген әйтте. 2020 елда алар арасында товар әйләнеше 41 млн доллардан арткан. ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әңгәмә «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII Халыкара икътисади саммиты кырларында узды. Татарстан Президенты уртак эш өчен өстенлекле юнәлешләр арасында нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, машина төзелеше, IT, медицина һәм фармацевтика, фән һәм мәгарифне атады. Рөстәм Миңнеханов шулай ук кыскача Татарстан һәм аның икътисадының төп тармаклары турында сөйләде. «Без авыл хуҗалыгын, кече һәм урта бизнесны, инновацион инфраструктураны үстерүгә зур игътибар бирәбез. Татарстан — инвестицион климат буенча Россия лидерларының берсе», — диде ул. Шуңа бәйле рәвештә, ТР Президенты Татарстан кыргыз коллегалары белән төрле өлкәләрдә тәҗрибә уртаклашырга әзер дип ышандырды. Алар цифрлаштыру, мәгариф һәм туристлык инфраструктурасын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.