Татарстанда яңгыр һәм яшен көтелә
![Татарстанда яңгыр һәм яшен көтелә](https://tatar-inform.tatar/attachments/26d0dcb026bbb4a5d350c524b9caefc0a65ae1eb/store/fill/780/440/d52adaff48f0af7bd1afa4fdf8179cf275e30287d3736806d6201fcf5787/ad378f7c0b6abfe1f2cd8ab15c9b0d30.jpg)
(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 29 июльдә, Татарстанда төньяк-көнчыгыштан килүче атмосфера фронты йогынтысында кабат һава шартлары начарлана. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә төбәкнең көньяк-көнчыгыш районнарында бераз яңгыр явачак. Көндез һәм кич урыны белән, шулай ук Казанда да кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булу ихтималы бар. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил фаразлана. Көндез җил 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә Татарстанда һава температурасы +7…+12 градус җылы, республиканың көнчыгыш районнарында +16 градус булачак. Көндез һава температурасы 20-25 градус җылы, көнчыгыш районнарда +28 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Метеорологларның якынча фаразлары буенча, якындагы көннәрдә төбәк территориясендә җылы, әмма яңгырлы һәм яшенле тотрыксыз һава торышы булачак.