Казанда «Имера» сәүдә үзәге бинасыннан төтен чыкканга янгын сүндерүчеләр килгән
(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Казанда 11.58 сәгатьтә Ямашев проспектындагы «Имера» сәүдә үзәге бинасыннан төтен чыкканга янгын сүндерүчеләрне чакыртканнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Сәүдә үзәгендә янгын чыкмавы билгеле була. Ресторанда ризык көйгәнгә төтен чыккан.