Миңнеханов «ЭкоНива» башлыгы белән төбәктә сөт җитештерүне модернизацияләүне сөйләште
(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ЭкоНива» аграр холдингы президенты Штефан Дюрром белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Холдинг хәзерге вакытта республика территориясендә заманча сөт җитештерүне җәелдереп җибәрде һәм Бөгелмә районында тагын бер комплекс төзи.
Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында инвестпроектны гамәлгә ашыруның агымдагы барышы турында фикер алышты.