Биектау районында көчле җил агачларны юлга аударган
(Казан, 3 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Социаль челтәрләрдә республиканың Биектау районында автомобиль йөртүчеләрнең берсе төшергән видео барлыкка килде. Көчле җил берничә агачны юлга аударган, шуның аркасында машина йөртүчеләргә каршы як полосага күчеп барырга туры килә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә агентлыкка яңа шторм кисәтүе килүе турында хәбәр иттеләр: якындагы 1-3 сәгатьтә Татарстан территориясендә яшенле, бозлы яңгыр һәм көчле җил көтелә. Элегрәк «Татар-информ» һава торышы бозылганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында хәбәр иткән иде.