Төркия консулы: Янгын зонасындагы туристлар туроператор белән элемтәгә керергә тиеш
(Казан, 3 август, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Төркия хөкүмәте урман янгыннары белән бәйле вазгыятьне контрольдә тота. Бу хакта «Татар-информ»га Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан сөйләде. Аның сүзләренчә, республикада хәзер көнлек уртача температура 40 градуска җитә. Янгын урыннарында утны сүндерү буенча актив эшләр бара. Туристик зоналарда янгыннар бик аз кала. Татарстанлылар өчен булган рейслар турында аңа берни дә билгеле түгел. Дипломат янгын зонасында калган туристларга туроператорлар белән элемтәгә керергә кирәк, дип искәртә. «Шунысын да әйтергә кирәк, янгын туристик районнарда гына түгел, ә авылларда да бар. Билетларны алдан сатып алган туристларга ярдәм итүгә килгәндә, аларга туристлык агентлыкларыннан алынган инструкция һәм җирле вәкаләтле структуралар күрсәтмәләре буенча эш итәргә кирәк», — дип хәбәр итте Исмет Эрикан. Генконсул Россиягә һәм Төркиягә ярдәм күрсәтә торган башка илләргә рәхмәт белдерде.