Мясников россиялеләр арасында коронавирусны төп таратучыларны атады
(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Табиб Александр Мясников россиялеләр арасында коронавирусны төп таратучыларны атады. Россиядә коронавирус йоктыруның 80 проценты диярлек «супертаратучылар» аркасында килеп чыга, дип язган Instagram сәхифәсендә табиб һәм телевидениедә тапшырулары алып баручы Александр Мясников, дип хәбәр итә РИА Новости. Аның сүзләренә караганда, мондый кешеләр авыручыларның гомуми санының уртача 20 процентын тәшкил итә, шул ук вакытта аларда ковидның типик симптомнары юк. «Бу <…> үзләренә зыян салмыйча гына югары вируслы йөкләнешне кичереп, башкалар өчен куркыныч тудыра торган генетиканың, иммунитетның үзенчәлеге», — дип аңлатты белгеч һәм мондый «суперагент»ны билгеләү кыен булуын әйтте. Шуның белән бәйле рәвештә медик вакцинацияләүнең һәм шәхси саклану чараларының мөһимлеге турында искә төшерде.