Россиядә бер тәүлектә коронавирустан 787 кеше үлгән
(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә коронавирустан 787 кешенең үлеме расланган. Пандемия башланганнан алып барлыгы 164 881 кеше ковид корбаны булган.
«Соңгы тәүлектә коронавирустан 787 үлем очрагы расланган. Пандемия игълан ителгәннән алып, Россиядә 164 881 кеше үлгән», дип хәбәр итә Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш оператив штабы хәбәренә сылтама белән РИА Новости.
Аерым алганда, узган тәүлектә Мәскәүдә 63 кеше, Санкт-Петербургта 45 кеше, Краснодар краенда 35 кешенең коронавирустан үлүе ачыкланган.