Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Төзүчеләр көне белән котлады
(Казан, 8 август, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан төзүчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Котлау республика җитәкчесенең Instagram битендә чыкты.
Ул «Төзүчеләр көне белән» дип язылган төзелеш тематикасында ясалган торт белән GIF куйды.
Бәйрәм 1955 елда гамәлгә куелган һәм 1956 елдан башлап август аеның икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә.