Биткоин бәясе 44,5 мең доллардан арткан
(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Биткоин криптовалютасының бәясе якшәмбе көнне 44 мең доллардан югарырак күтәрелде. Мәскәү вакыты белән 15.00 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, криптовалюталар сату күләме буенча иң зур Binance биржасында биткоин 1,79 процентка артып, 44,55 мең доллар булган. Бу турыда сәүдә мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. 20дән артык биржа буенча уртача бәяне исәпли торган CoinMarketCap порталы мәгълүматларына караганда, биткоин бәясе соңгы тәүлектә 1,34 процентка арткан һәм 44 418 доллар булган.