Росавиация Казаннан ташламалы гаилә сәфәрләре өчен пассажир ташучыларны сайлады
(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Биш авиаташучы Казан аэропортыннан ташламалы тарифлар буенча гаилә сәфәрләренә хезмәт күрсәтәчәк. Авиаташучыларны сайлап алу нәтиҗәләрен Федераль һава транспорты агентлыгы игълан итте. «Сайлап алу быел федераль бюджеттан оешмаларга керемнәрен югалтуны компенсацияләү һәм эчке туристлык продуктының конкурентлыкка сәләтлелеген күтәрү өчен субсидия бирү кагыйдәләрен гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә», — дип билгеләп үттеләр Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында. Татарстанда биш авиаташучы белән федераль субсидияләр бирү турында килешүләр төзеләчәк. Шул рәвешле, ташламалы тарифлар буенча Ростов-на-Дону, Екатеринбург, Калининград, Воронеж, Красноярск, Мурманск һәм Томскига маршрутлар оештырылачак. Самолетларда гаилә сәфәре өчен 18 яшькә кадәрге һәм озатып йөрүче затларга бердәм броньлы билетлар сатып алырга кирәк.