Путин мәдәният эшлеклеләре өчен орден һәм медальне гамәлгә куйды
(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин «Мәдәнияттәге һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» орденын һәм «Мәдәнияттәге һәм сәнгатьтәге хезмәтләре өчен» медален гамәлгә куйды. Боерык хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. «Россиядә дәүләт бүләге системасын алга таба камилләштерү максатларында «Мәдәнияттәге һәм сәнгатьтәге казанышлар өчен» орденын һәм «Мәдәнияттәге һәм сәнгатьтәге хезмәт өчен» медален гамәлгә куярга карар итәм», диелә документта.