Татарстанда ике хатын-кыз һәм бер ир-ат коронавирустан вафат булган
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан вафат булуның өч очрагы теркәлгән. Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле, республикада яшәүче 640 кеше инфекциядән вафат булган.
Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 1959 елгы ир-ат, 1943 һәм 1977 елгы ике хатын-кыз ковидтан вафат булган.
Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда коронавирус йоктыруның тагын 49 очрагы теркәлгән иде.