Татарстан китап нәшрияты фортепианода уйнарга өйрәнү өчен китаплар чыгарган
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Татарстан китап нәшрияты фортепианода уйнарга hәм җырларга өйрәнү өчен китаплар чыгарган. Бу турыда нәшриятның инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә.
Китапларга видеокүзәтү ясаганнар. Анда Роберт Миңнуллинның «Күңелле», Илһам Байтирәкнең «Фортепиано өчен балалар пьесалары», Риф Гатауллинның «Балачакның җырлы мизгелләре», Гөлнара Беляеваның «Җырчы буласым килә» китаплары тәкъдим ителә.