Татарстанның халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗевның шәхси күргәзмәсе ачылган
(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Бүген Горький һәм Шаляпин музеенда Татарстан Республикасының халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗевның «Төсләрдә милли хисләр» дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачылган.
Вернисажда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, ТР Рәссамнар берлеге вәкилләре, сәнгать әһелләре катнашкан. Кунаклар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та булган, дип хәбәр итә « Бөтендөнья татар конгрессы » сайты.
«Мөдәрис Мөхетдин улы — татар дөньясында бик билгеле шәхес. Аның һәр рәсемендә татар мотивлары чагыла. Рәссам татар халкына булган бөтен мәхәббәтен үз иҗатында күрсәтә», — диде Данис Шакиров. Биредә сәнгать эшлеклесенә Бөтендөнья татар конгрессының татар милли мәдәниятен саклау һәм үстерү эшендә фидакарь хезмәте өчен медаль дә тапшырылган.
Күргәзмәгә килгән кунаклар, рәссамның дуслары аны үз эшенең остасы, татар халкының асыл улы буларак бәяли. «Мөдәрис — татарның бөтен яшәяшен тулысы белән күрсәтә алган кеше. Син — чын мәгънәсендә татарның асыл егете. Бу сүзләрне без күргән картиналар раслый», — ди Тарих фәннәре докторы, профессор, РФ һәм ТР атказанган фән эшлеклесе Индус Таһиров
Искәртеп узабыз, күргәзмә бер ай дәвамында, 2021 елның 12 сентябренә кадәр эшләячәк. Адрес: Казан шәһәре, Горький ур., 10нчы йорт. Белешмәләр өчен телефон: +7 (84-32) 33-59-73.