Татарстанда бер тәүлек эчендә 5 кеше Covid-19дан үлгән
(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирустан 5 үлем очрагы теркәлгән. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
«12 августка 647 үлем очрагы теркәлгән», — дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Коронавирустан үлүчеләр 1937, 1939, 1951, 1954 һәм 1964 елларда туган биш хатын-кыз була.