Байбулат Батуллин төшергән фильм Казанда Урам киносы фестивалендә күрсәтелә
(Казан, 12 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар кинорежиссеры Байбулат Батуллинның «Показалось» кыска метражлы фильмы Урам киносы ачык фильмнар фестивале программасында күрсәтеләчәк.
«14 һәм 15 августта Казанның Горький исемендәге ял паркында ачык һавада түләүсез кыска метражлы фильмнар күрсәтелә», дип хәбәр итә фестивальне оештыручылар. Программада Байбулат Батуллин белән очрашу да каралган.
Фестиваль июнь аенда Мәскәүдә старт алган. Фильмнар сентябрь ахырына кадәр Россиянең 1000ләп шәһәре аша үтә.
Быелгы конкурста 9 кыска метражлы фильм катнаша. Җиңүчеләрне тамашачы билгели. Оештыручылар тамашачыга уңайлы булсын өчен үзләре белән плед алып килергә тәкъдим итә.
Урам киносы фестивален 2014 елдан бирле KION онлайн-кинотеатры оештыра. Әлеге шәһәр бәйрәме программасында — музыкаль акцияләр, пикниклар, велоузышлар, стрит-арт, кино һәм телевидениенең күренекле эшлеклеләре һәм башка чаралар.
Бәйрәмнең барлык мәйданчыклары да ачык, бернинди билетлар соралмый, жюри да юк. Җиңүче фильмнар тамашачының фонариклары яктысы белән билгеләнә.
Фестиваль программасы 14 августта 17.00 сәгатьтә башлана. Байбулат Батуллин белән очрашу19.00 сәгатькә планлаштырылган. 20.00 сәгатьтә конкурс программасы фильмнары күрсәтелә башлый. Икенче көнне программа 16.30 сәгатьтә башлана. Программада — конкурстан тыш анимация альманахы һәм алдагы елларның иң яхшы фильмнары.