Баулыда «Ак калфак» оешмасының яңа җитәкчесе билгеләнде
(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Баулыда «Ак калфак» оешмасының элеккеге җитәкчесе Румия Шәфыйкованы хөрмәтләү, яңа җитәкче Римма Яруллина белән рәсми таныштыру чарасы булган. Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татар конгрессының җирле бүлекчәсе каршында эшли торган «Ак калфак» оешмасы «Туган як нигъмәтләре» дигән очрашу үткәрде. Очрашуда башкарылган һәм алда торган эшләр турында фикер алышканнар, шифалы үләннәр турында сөйләшкәннәр. Чарада җырлар, мөнәҗәтләр башкарганнар.