Спас ярминкәсенә Иваново өлкәсеннән килгән оста саламнан чәй һәм шикәр савытлары ясый
![Спас ярминкәсенә Иваново өлкәсеннән килгән оста саламнан чәй һәм шикәр савытлары ясый](https://tatar-inform.tatar/attachments/aa1671b2f7b37607c630d5bfa4df49d557a6718a/store/fill/780/440/76bff0d037cafade8f4f59ac5f4fad6212e3f96662663009248293a59804/9eeae069369240ea1b89b183fd810bb4.jpg)
(Алабуга, 15 август, «Татар-информ», « Алабуга нуры », Гөлнур Якупова). Алабугага Спас ярминкәсенә Иваново өлкәсеннән килгән Дмитрий Винокуров туздан, саламнан төрле савытлар, тартмачыклар, чәчәкләр ясый. Бу эш белән ул 28 ел шөгыльләнә.
«Бу эшкә өйрәнүем дә ничектер очраклы гына килеп чыкты. Саламнан әйберләр ясый башлаганчы, бер ел эчендә бары өйрәнәм дип бәхәсләштем. Сүземдә тордым, үзләштердем. Башта кечкенә генә әйберләр ясап карадым, аннары инде тирәнрәк өйрәнә башладым, барлык серләренә төшендем. Акрынлап эшләрем уңышлы килеп чыга башлады, күбрәк вакыт та бирергә тырыштым», — диде оста.
Дмитрий Винокуровның хезмәте башкалар тарафыннан да югары бәяләнгән. Ике ел элек ул «Иваново өлкәсенең халык остасы» исемен алган. Бүген башкаларны да өйрәтә, мастер-класслар алып бара.
«Үзем белгәннәрне башкаларга да өйрәтә алу — зур шатлык. Әйтик, чәй, шикәр, бал өчен савытларга ихтыяҗ зур, чөнки барысы да табигый, бернинди химия юк. Шулай да әлеге шөгыль бик җиңел димәс идем. Иң мөһиме — яратып эшләү, шундый хезмәт кенә куаныч китерә», — дип сөйләде ул.