Әфган татарлары Әфганстан шурасы җыелышында катнашырга әзерләнә
(Казан, 17 август, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Әфган татарлары вәкилләре Әфганстанның төп халыклары лидерларының гомуми шурасы җыелышында катнашырга әзерләнә, анда Хөкүмәт әгъзалары расланачак.
«Безнең фонд элекке режимда, әмма кыскартылган штатта эшли. Кабулда әлегә тыныч. Шартлаулар юк, бары тик урыны белән генә берән-сәрән аткан тавышлар ишетелә. Халык әлегә бик сак, урамда бик күренмиләр, хатын-кызлар юк диярлек», — дип хәбәр итте Россия мөселманнарының хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин.
Аның сүзләренчә, яңа хакимият җирле халыктан коралларын җыя башлаган. Шулай ук халык шикаятьләрен кабул итә торган контакт үзәкнең телефон номерларын тарата башлаганнар.
«Безнең хезмәткәрләр иртәнге уннан кичке унга кадәр эшли. Калган вакытта комендант сәгате. Җирле халык һөҗүм итү һәм мародерлык турында берән-сәрән генә хәбәр итә. Без бу мәгълүматны талибаннар (Россия территориясендә тыелган оешма) полициясенә тапшырабыз, анда ашыгыч рәвештә эш башлыйлар», — диде Рөстәм Хәбибуллин.
Шулай ук Фонд вәкилләре татар җәмәгатьчелеге лидерлары белән Әфганстанның төп халыкларының гомуми шурасы җыелышында катнашу буенча консультацияләр алып бара.