Уфада Башкортстан Югары судының элеккеге рәисе вафат
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Уфада Башкортстан Югары судының элеккеге рәисе, Башкортстан республикасының һәм Россиянең атказанган юристы Булат Тлякбирдин 82 яшендә вафат булды.
« Башинформ » агентлыгы хәбәр иткәнчә, мәрхүм белән хушлашу 18 августта, 12:00 сәгатьтә Коммунистлар урамында булачак.
1988-1998 елларда ул Башкортстан Республикасы Югары суды рәисе, Башкортстан Республикасы судьяларының Квалификацион коллегиясе рәисе урынбасары булган, диелә хәбәрдә.