«Пушкин картасы» программасы репертуарын махсус комиссия тикшерәчәк
![«Пушкин картасы» программасы репертуарын махсус комиссия тикшерәчәк](https://tatar-inform.tatar/attachments/dad49b4b3a57b2a161f4137740c922b6d7da89cd/store/fill/780/440/93ee9225c199ac257bd5eb6962bd376948a9dbd184bb5ec10bfee29ac649/KSF00066.jpg)
(Казан, 17 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Пушкин картасы» программасына катнашачак мәдәни чараларны махсус эксперт комиссиясе тикшерәчәк.
«Репертуарны экспертлар төркемнәре карый. Татарстанда да ул төркем төзелде. Әлеге төркем репертуарның тематикага туры килүен тикшерә», — диде ТР мәдәният министры Ирада Әюпова «Пушкин картасы» проектына багышлап ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта.
«Көч куллану, җәберләүләргә чакыру, деструктив гамәлләргә бәйле күренешләр булганда спектакльләр „Пушкин картасы“ аша карап була торган афишага тәкъдим ителми», — дип аңлатты министр.
Татарстанда бу экспертлар төркемендә кемнәр булуы билгеле түгел. Ирада Әюпова бу исемлекнең ачык мәгълүмат кырына чыгарылмаячагын әйтте.
Республикада «Пушкин картасы» программасына 63 мәдәният учреждениесе катнаша. Шуларның 30ы дәүләти, 30ы — муниципаль, икесе хосусый. Алар арасында 16 театр, 6 концерт залы, 18 музей, цирк, мәдәният сарайлары һәм башкалар бар.