«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында йөз гаиләгә булышырга җыеналар
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды ел саен үткәрә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республикакүләм акциясе кысаларында Татарстанда яшәүче йөз мохтаҗ гаилгә ярдәм итәргә ниятли.
Татарстанның Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, акция август башында игълан ителде.
Акция Татарстанның күп балалы, азкеремле һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләренә мәктәп кирәк-яраклары сатып алу өчен акча җыярга ярдәм итәчәк.
Мәктәп букчасы комплекты үзгәрешсез булып кала: аңа канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелмалар һәм башкалар керә, диелә хәбәрдә.
Мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итәргә теләгән кешеләр Сбербанк картасына 2202 2004 8668 4499 (Динар Дамирович З. — «Зәкят» фонды хезмәткәре) акча җибәрә ала.