Татарстан укытучылары Самара өлкәсенә «Әлифба» авторы музеена экскурсиягә барды
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). 4 августта Самара өлкәсе Камышлы районының Татар Байтуганы авылында Сәләй Вәгыйзов музей-йортында Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте делегациясе булган. Көллият укытучылары музей-йортта экскурсиядә булган, аннан соң «Әлифба» тавын, Бигәш тау һәм Алтын тау бистәләрен караган. Бу турыда «Самара татарлары» сайты хәбәр итә. Сәфәрне Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстанның халык укытучысы, Сәләй Вәгыйзовның укучысы Камәрия Хәмидуллина оештырган. Делегация составында Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия мөгаллимнәре дә булган. Алар «Әлифба» авторларының киемнәрен, Сәләй Вәгыйзовның дипломатын, Рәмзия Вәлитованың сәгатен, сумкасын, аларның кулъязмаларын, хатларын Әлифбаларын, китапларын караган. Камәрия Хәмидуллина түгәрәк өстәл барышында педагогларның бөек хезмәте турында сөйләгән. Шулай ук очрашуда Камышлы районы администрациясенең мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте комитеты башлыгы Резеда Төхвәтшина һәм «Камышлы хәбәрләре» район газетасы мөхәррире Рөстәм Бәдретдинов та катнашкан. «Оештыручыларга һәм Казан педагогларына Сәләй Вәгыйзовның музей-йорты эшен оештыруда күрсәткән профессиональ ярдәмнәре өчен зур рәхмәтемне белдерәм», — дип яза музей җитәкчесе Нурания Авзалова.