Башкортстанда корылык аркасында Агыйдел елгасында су кимегән
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Башкортстанда корылык аркасында елгаларда су кими. Башкортстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 16 августка Уфада Агыйдел елгасында су биеклеге гидропосттагы нульдән «минус 160 сантиметр» күрсәткеченә кадәр төшкән. Бер тәүлектә елга суы тагын 1 сантиметрга кимегән. « Башинформ » шул хакта хәбәр итте. Республиканың Табигатьне файдалану һәм экология министрлыгы белешмәсе буенча, элегрәк «посттагы нульдән минус 161 см» күрсәткече 2012 елда теркәлгән булган. Уфаның Шакша бистәсендәге елгада су биеклеге 89 сантиметрны тәшкил итә. 2010 елның октябрендә булган тарихи минимумга (74 см) 14 сантиметр калган. Башкортстанда эссе һава торышы аркасында су запаслары бетә башлаган. Бу эссе һава торышына һәм корылыкка бәйле табигый процесс. 2010 елгы корылыктан соң Башкортстанда су алу корылмалары модернизацияләнгән. Су ресурслары федераль агентлыгында хәбәр итүләренчә, быел су белән өзеклекләр булмаячак, диелә хәбәрдә.