Эстрада концертларына, цирк тамашаларына, кинога «Пушкин картасы» аша кереп булмаячак
(Казан, 17 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Эстрада концертларына, цирк тамашаларына, кинога «Пушкин картасы» аша кереп булмаячак.
«Кино да, цирк та, шоу-бизнес та кертелми. Монда проектның мәгънәсе башкада», — диде ТР мәдәният министры Ирада Әюпова «Пушкин картасы» проектына багышлап ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта.
«Пушкин картасы» программасына кертелгән репертуарны махсус эксперт төркеме тикшерәчәк. Программага кертелгән мәдәни чаралар афишасы белән «Культура.РФ» порталында танышырга мөмкин.
Республикада «Пушкин картасы» программасына 63 мәдәният учреждениесе катнаша. Шуларның 30ы дәүләти, 30ы — муниципаль, икесе хосусый. Алар арасында 16 театр, 6 концерт залы, 18 музей, мәдәният сарайлары һәм башкалар бар.
Программага 14 — 22 яшьлек кешеләр катнаша. Картаны алу өчен «Госуслуги.Культура» мобиль кушымтасы аша теркәлергә кирәк булачак.
Картага салынган 3000 сум акча 2021 азагына кадәр гамәлдә булачак.