2021 елда Казанда 295 йортка капиталь ремонт ясалачак
(Казан, 19 август, «Татар-информ»). 2021 елда Казанда капиталь төзекләндерү программасы буенча 295 йортка ремонт ясалачак. Казан мэриясе әзерләгән видеороликта әйтелгәнчә, йортларның яртысыннан күбрәге реновация узган инде. Димәк, хрущевкалар, сталинкалар, панельле йортлар, биш һәм ике катлы йортлар, хәтта озакламый 60 ел тулачак йорт та төзекләндереләчәк. Дүрт ай дәвамында түбәләрне алмаштыру, йортларның фасадын, подъездларны яңарту, торбаларны алыштыру планлаштырыла. Йортлар куркынычсыз булачак, инновацион карарлар һәм акыллы технологияләр белән тулыландырылачак.