Дәүләт Думасы русофобларга Россиягә керүне тыярга тәкъдим итте
(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы депутатлары рус халкын кыерсытучы һәм әдәпсезлек күрсәтүче чит ил кешеләре һәм мигрантлар өчен Россиягә керүне тыю турында закон проекты эшләде. Документ «Бердәм Россия» партиясе сайтында урнаштырылган.
Sputnik радиосы хәбәр иткәнчә, Мәгълүмати сәясәт буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе, Партиянең генераль советы сәркатибе урынбасары Александр Хинштейн бу законны әзерләү чит ил кешеләренең рус халкына әдәпсез мөнәсәбәт күрсәтү очракларына җавап булган.
«Документ Советлар Союзыннан соңгы чорда ачыктан-ачык русофобия күренешләренә җавап булды», — диде ул.
6 августта массакүләм мәгълүмат чараларында Бишкәк шәһәрендә балалар паркына килгән кеше русча сөйләшкән кассир кызга һөҗүм иткән дигән хәбәр чыкты. Соңрак бу ир-ат вакытлыча изоляторга җибәрелде.
Закон проекты нигезендә, милләте, расасы, дине яки теле буенча кешеләрне мыскыл итүче һәм милләтләр арасында дошманлык уятучы кешеләргә Россиягә керү тыелачак.
Моннан тыш, совет гаскәрләре турында ялган мәгълүмат тараткан, нацизмны хуплаган яки Бөек Ватан сугышы һәйкәлләренә зыян салган чит ил кешеләренә Россия чикләрен узу тыелачак.
Төзәтмәләрне «Россиягә керү һәм Россиядән чыгу тәртипләре турында» федераль законының Россиягә керүне тыю нигезләмәләрен арттыру өлешенә кертергә тәкъдим иткәннәр.