Рөстәм Миңнеханов Усад авылында «Сәламәт буын» дип аталган яңа лицей ачты
(Казан, 19 август, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сәламәт буын» дип аталган күп профильле яңа лицей ачылышында катнашты. Заманча һәм уңайлы бина Лаеш районының Усад авылында урнашкан. Президент белән бергә тантанада район башлыгы Илдус Зарипов та катнашты.
Күпфункцияле лицей белем бирү оешмаларында яңа урыннар булдыру буенча федераль программа нигезендә төзелгән. Лицей концепциясе нигезенә сәламәт буын үстерү һәм тәрбияләү идеясе салынган.
Киләсе уку елын 450 бала яңа бинада каршылаячак, аларны 20 сыйныфка бүлгәннәр. Алар арасында Столбище авылыннан ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган (күп балалы гаиләдә тәрбияләнүчеләр) 17 бала укыячак. Бәйрәмдә аларга беренче сыйныф өчен портфельләр тапшырдылар.
«Бу истәлекле вакыйга. Монда бу лицейның бик кирәк булуын без беләбез. Район җитәкчелеге мөрәҗәгате нигезендә аны төзү карары кабул ителде. Бу максатларда бер ел эчендә 540 млн сум акча бүлеп бирелде», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул төзүчеләргә оператив һәм сыйфатлы эшләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук республиканың киләчәге, яшь буын өчен көч куелганын әйтте.
«Бүген без киләчәкне — балаларыбызны кайгыртабыз. Без балалар бакчалары, мәктәпләр, спорт мәйданчыклары ачабыз. Быел Лаеш районы бу мәсьәләдә алдынгылар рәтендә», — диде Президент һәм укучыларга яхшы билгеләр алуларын, яңа лицейда күңелле уку елы теләде.