Белгечләр Татарстанда яшәүчеләрнең пенсия турындагы сорауларына җавап бирәчәк
(Казан, 20 август, «Татар-информ»). 24 августта татарстанлыларның сорауларына Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина җавап бирәчәк. Консультацияләр очрашу вакытында да, онлайн да алып барылачак. Теләсә кайсы форматта катнашу өчен 8 (843) 236-41-80 номеры буенча алдан язылырга кирәк. Бу хакта омбудсменның матбугат хезмәте хәбәр итә. Сәрия Сабурская сөйләгәнчә, уртак алымнар мәсьәләләрне оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә. «Әгәр дә кабул итү барышында сорауга җавап биреп булмаса, ул шунда ук белгечләргә тапшырыла», — дип билгеләде ул.