Экология министрлыгы экологик хокук бозуларны туплау өчен яңа Telegram-бот ача
(Казан, 23 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Тиздән Татарстанның Экология министрлыгы хезмәткәрләре табигать саклау законнарын бозу өлкәсендә барлык инцидентларны җыю буенча махсус Telegram-бот ачачак.
«Хакимият, эшмәкәрлек һәм җәмгыять арасындагы диалогны җайга салу өчен яңа чат-бот ачарга планлаштырабыз, анда теләсә нинди экологик хокук бозулар теркәлеп барачак. Төрле элемтә каналлары аша узган елда безгә 8,7 мең мөрәҗәгать килде.
Узган елларда да мондый мөрәҗәгатьләр 13 меңнән артык иде, „Халык контроленә“ килгән гаризаларның 97 проценты, шулай ук „Мәктәп экопатруленә“ килгән мөрәҗәгатьләрнең 99 проценты хәл ителде. Яңа чат безгә килгән барлык мөрәҗәгатьләрне араларга ярдәм итәчәк», - дип белдерде «Волга» экспертлар клубы утырышында Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков.
Министр мәгълүматларына караганда, Telegram-бот тиздән эшли башлаячак. Бүген «Волга» экспертлар клубында катнашучылар экология тармагындагы актуаль проблемалар турында фикер алышты. Алар арасында чүп-чарны аерып җыю, су һәм һава сыйфаты темалары бар иде.