Республика көненә Болгар ханы һәм Багдад хәлифәсе хатлары тәкъдим ителәчәк
(Казан, 23 август, «Татар-информ», Оксана Романова). Татарстан Республикасы көненә Архив эше буенча республика комитеты интерактив күргәзмә әзерли. Экспонатлар арасында Болгар ханы Алмас һәм Багдад хәлифәсе әл-Муктадир хатлары да булачак. Әлеге хатларда ханнар илчеләр сәфәре турында килешкән һәм аның нәтиҗәсендә 922 елда ислам дине кабул ителгән.
Архив эше буенча комитет хәбәр иткәнчә, күргәзмә Казан ярминкәсендәге «Россия — минем тарих» мультимедиа паркында 26 августтан 4 сентябрьгә 26 залда эшләячәк.
«Онытылмас хәтер» проектында документлар, фотографияләр, аудиоязмалар тәкъдим итү өчен мультимедиа паркының 135 экраны кулланылачак. «Татарстан дәүләтчелеге тарихы», «Татарстан тарихында — ислам», «Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы», «Җанисәп йогынтысында республикада милли һәм дини күпкырлылык» кебек бүлекләр каралган.
Күргәзмәнең билгеле экспонатлары арасында 1939 һәм 1970 нче еллардагы җанисәп кинохроникасы, Болгар шәһәре хәрабәләренең 1930 елгы күренеше, 1991 елда «Кол Шәриф» мәчетенә нигез салу кадрлары булачак.
Архив хезмәткәрләре каллиграфия һәм нәсел тамгасы ясау буенча мастер-класс күрсәтергә планлаштыра.
Күргәзмә 26 августта, 14:00 сәгатьтә 1 нче павильонда ачылачак.