Әлмәт районы башлыгы «Спутинк лайт» прививкасы белән ревакцинация узды
(Казан, 23 август, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Әлмәт районы башлыгы Тимур Ногманов «Спутиник лайт» прививкасы белән ревакцинация узды «„Спутник V“ прививкасын 11 гыйнварда ясаткан идем, сигез ай узды. Бүген миңа Әлмәт үзәк хастаханәсе табиблары вакцина ясады», - дип сөйләде шәһәр башлыгы үзенең Инстаграмында уздырган туры эфирда. Ревакцинациягә кадәр Тимур Ногманов антитәнчекләрен тикшерткән һәм баш санитар табиб Марина Патяшинадан консультация алган. Ул аңа "Спутник лайт» прививкасын ясатырга киңәш иткән. Инъекция ясатыр алдыннан район башлыгы анкета тутырган, аның температурасын, кан басымын, сатурациясен үлчәгәннәр. «Вакцина ясатканнан соң 4,5 сәгать чамасы узды. Мин исән һәм сау-сәламәт. Бернинди тискәре нәтиҗәләр дә юк», — дип сөйләде ул үзенең хәле турында. «Вакцинация — коронавируска каршы торуның, үзеңне һәм якыннарыңны авырудан саклауның бердәнбер ысулы. Әлмәттә яшәүче 66 мең кеше вакцинация узды инде. Бу бик зур һәм җитди сан. Прививка ясатучыларда бернинди җитди нәтиҗәләр булмавын да күрәбез», — диде шәһәр башлыгы. Прививканың Әлмәт район үзәк хастаханәсендә, 3 нче поликлиникада һәм «Татнефть» медсанчастендә ясатырга була. Моннан тыш, «Панорама» сәүдә үзәгендә дә вакцинация пункты эшли.