Татарстан синоптиклары Казанда төтен исе таралу сәбәбен аңлатты
![Татарстан синоптиклары Казанда төтен исе таралу сәбәбен аңлатты](https://tatar-inform.tatar/attachments/27990f7cf61d110a990427308e79124b550b2da1/store/fill/780/440/55e7023e020489772a3d10b1cde1be968558419b9ca61eb995503dade2ca/703A9995%5B1%5D.jpg)
(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Соңгы көннәрдә Казанда сизелә торган төтен исе күрше төбәкләрдәге урман янгыннарына бәйле. Республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, Татарстанга төтен исен урман янгыннары дәвам иткән төбәкләрдән көньяк-көнбатыш һава агымнары алып килә. «Мордовия Республикасында, Түбән Новгород, Ульяновск, Самара өлкәләрендә зур мәйданда урманнар яна», — дип белдерә синоптиклар. Шуңа күрә төтен исе республикага күбесенчә шушы территорияләрдән килә. Шул ук вакытта, метеорологлар мәгълүматларына караганда, алдагы көннәрдә дә Татарстанга һава массалары көньяк-көнбатыштан киләчәк. Моннан тыш, Татарстанга якын башка төбәкләрдә — Марий Эл республикасында һәм Башкортстанда зур мәйданнарда урманнар яна. Нәкъ менә Марий Элдагы янгыннар «Казаньоргсинтез» оешмасында җитештерүдә өзеклек китереп чыгарган булган.