Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны кабул итәчәк
(Казан, 23 август, «Татар-информ»). 26 августта ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова гражданнарны кабул итәчәк. Үз сорауларын бирергә теләүчеләргә алдан +7(843)236-41-80 телефоны буенча язылырга кирәк. Кабул итү 15:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Карл Маркс ур., 61нче йорт, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында. Татарстан районнарында яшәүчеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре өчен онлайн-кабул итү бүлмәләрендә консультация ала алалар.