Кайбычка «Бердәм Россия» партиясенең мобиль кабул итү пункты килде
![Кайбычка «Бердәм Россия» партиясенең мобиль кабул итү пункты килде](https://tatar-inform.tatar/attachments/73c18d839ca16e624e939077db43bd6c2a5428f5/store/fill/780/440/3f46471c0f24027f9563c5478e0bacef64d429baefa62bbc9798f86a8af2/IMG_20210820_160023_173.jpg)
(Кайбыч, 26 август, «Татар-информ», « Кайбыч таңнары », Луиза Сөнгатуллина). Ә «Бердәм Россия» партиясенең мобиль кабул итү пункты Багай, Федоровское, Ябалак, Олы Кайбыч авыл җирлекләрендә булды. Әлеге мобиль пункт экипажы җитәкчесе Яна Свадеба әйтеп узганча, максатлары — авыл халкы белән очрашып, аларны борчыган проблемаларны тыңлау. «Гозерләрен „Минем депутат“ сервисына кертелә һәм ул „Бердәм Россия“ партиясенең халык программасына җибәрелә. Бу киләчәктә авылларның социаль-икътисади хәлен яхшырту, бүгенге чынбарлыкны күз аллау өчен кирәк», — диде ул. ТР Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков кайбычлыларны тыңлады. «Халык белән шулай күзгә күз очрашып аралашу — эшчәнлегемдәге төп юнәлеш. Депутатлар өчен икеяклы аралашу бик кирәк, бу нәтиҗәлелеккә китерә», — диде ул. Бәрлебашы авылында яшәүче Адилә Бикиеваны, олы балага 18 яшь тулгач, күп балалы гаилә статусы бетерелүе борчый. «Мин үзем өч бала анасы. Олы кызым Казанда югары уку йортында укый, берсе мәктәптә белем ала, кечкенәсе балалар бакчасына йөри. Әле күп балалы гаилә булып исәпләнгәндә, балалар бакчасына түләгәндә ташламалар карала иде. Хәзер мин андый мөмкинлеккә ия түгел. Бу гаилә бюджетында шактый сизелә. Студент кызны укыту өчен дә бик күп кирәк бит. Киләчәктә депутатлар бу мәсьәләне яңадан карасын иде», — диде ул. Кайбычта инвестор алышынуы да авыл халкында күп сораулар уята. «Эшсез калмабызмы, фермалар ябылмасмы? Бу сораулар да еш яңгырады. Бәрлебашы авылындагы фельдшер-акушерлык пункты мөдире Гөлнара Идрисова депутатка гозер белән түгел, киресенчә, рәхмәт әйтергә килгән. «Илебез, республика, район җитәкчелегенә рәхмәтем зур минем. Дәүләт программалары ярдәмендә авылыбыз танымаслык булып үзгәрде. Юлсыз идек, юллы булдык, яңа йортлар сафка баса, баганаларда утлар яна, мәдәният йортыбызны яңарттылар. Моннан берничә ел элек модульле пункт ачтылар. Хәзер эш шартларыбыз яхшырды, җылы, санузел эшли», — диде ул. Мобиль пункт районга тагын киләчәк.