WorldSkills Russia чемпионаты финалында 164 татарстанлы катнашачак
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Уфаның «Ватан» паркында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионаты финалын ачу тантанасы булды. Татарстаннан 164 яшь профессионал чыгыш ясаячак. 93 кеше — олылар категориясендә, 71е-юниорлар категориясендә. Чемпионат өч көн дәвам итәчәк, татарстанлылар 127 компетенциядә җиңү өчен көрәшәчәк. Җиңүчеләрнең исемнәре 29 августта игълан ителәчәк.