КФУ профессоры: Казанда 2021 елның җәе 200 ел эчендә иң эссе җәйләр өчлегенә керде
(Казан, 27 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2021 елның аномаль җәе Казанда 200 еллык метеокүзәтүләр тарихындагы иң эссе җәйләр рейтингына керде. Профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде. «Узып баручы җәйнең кызыклы үзенчәлекләре бар. Ул - Казанда 200 еллык метеокүзәтүләр тарихында температураның рекордлы дәрәҗәдә югары булуы ягыннан өченче урында. Мондый нәтиҗә өч айдагы уртача температурадан чыгып ясалган», - диде ул. Рейтингта 2010 елның җәе беренче урынны били. Ул елда уртача температура +23,3 градус тәшкил иткән. Икенче урында – 1869 ел, ул елның җәендә уртача температура +22,5 градус булган. Быелгы җәй исә (+22,4 градус) рейтингның өченче баскычында урнашты. «Ай ахырында температурага бераз төзәтмәләр кертелсә дә, быелгы җәй барыбер ышанычлы рәвештә өченче урынны били», - дип искәртте Переведенцев.