Татар конгрессы «Авылым чишмәсе» бәйгесе турында игълан итте
![Татар конгрессы «Авылым чишмәсе» бәйгесе турында игълан итте](https://tatar-inform.tatar/attachments/6c689eacbf801580baed01249853523de5fb51a2/store/crop_and_fill/82/0/5245/2947/780/440/bd45a26f8832027dd2b5d56c8cb663d5c98401a50c4574727686419c5c98/VVS_4826.jpg)
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы, «Татарлар газетасы» «Авылым чишмәсе» дип исемләнгән конкурс оештыра. Татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәйгенең максаты — татар авылларындагы чишмәләрне саклау һәм аларның төзеклеген күрсәтү. Авылларда яшәүче тырыш кешеләрне, булдыклы эшмәкәрләрен, игелекле меценатларын үрнәк итеп, аларның изге гамәлләрен барлау. Конкурс ике номинация буенча үткәрелә: инстаграмда фотолар, яисә видео урнаштыру, мәгълүмат бирү һәм инша язу. Һәр номинация буенча беренче, икенче, өченче урыннар һәм конкурсның Гран-при иясе билгеләнәчәк. Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк булган, Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүче һәркем катнаша ала. «Авылым чишмәсе» конкурсына старт 30 августта биреләчәк, диелә хәбәрдә.