Фәрит Мөхәммәтшин Азнакай районында социаль учреждениеләрнең эше белән танышты
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Азнакай районында булды. Анда ул социаль учреждениеләрнең эше, шулай ук «Безнең ишегалды» президент программасы буенча башкарыла торган төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты.
Парламент җитәкчесе шулай ук район активы һәм муниципаль депутатлар белән очрашты. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Кыенлыкларга карамастан. Азнакай районы үз эшен дәвам итә. Кайбер тармакларда үсеш резервлары бар, әмма без аңлыйбыз, узган елгы авырлыклар коронавирус пандемиясе аркасында объектив характерда булды. Районда федераль һәм республика программалары актив гамәлгә ашырыла, алар безнең авылларның һәм шәһәрләрнең йөзен яхшы якка үзгәртә», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.