Татарстанда көчле җил һәм температураның +23 градуска кадәр күтәрелүе көтелә
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 28 августта, Татарстанда антициклон йогынтысында коры һәм уртача җылылыктагы һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшем көтелми. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Көндез аның тизлеге урыны белән секундына 16 метрга кадәр көчәячәк, дип искәртә синоптиклар.
Төнлә республикада һава температурасы +6..+11 градус тәшкил итәчәк. Түбән урыннарда, республиканың төньяк-көнбатышында һәм Казанда бераз салкынча (+6..+8 градус) булачак. Көндез температура +18..+23 градуска (Татарстан башкаласында +21 градуска) кадәр күтәреләчәк.