Рөстәм Миңнеханов «Технодинамика» компаниясе генераль директоры белән очрашты
(Казан, 27 август, «Татар-информ», Никита Васильев). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Технодинамика» АҖ генераль директоры Игорь Насенков белән авиация сәнәгате өлкәсендәге хезмәттәшлеккә бәйле төрле мәсьәләләр хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Технодинамика» - һава суднолары өчен җиһазлар, шул исәптән шасси, ягулык һәм очыш белән идарә итү системалары, ярдәмче көч җайланмалары җитештерү белән шөгыльләнә торган Россиянең әйдәп баручы компаниясе. Компаниягә 2009 елда нигез салынган. Холдингка керүче оешмалар һава суднолары системалары һәм агрегатларын эшләү, җитештерү һәм аларга сатудан соң хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә.