Сергей Шойгу Татарстан турында: «Биредә минем дусларым яши»
![Сергей Шойгу Татарстан турында: «Биредә минем дусларым яши»](https://tatar-inform.tatar/attachments/552aaf57ceb07cabe6c7582c233c7e7726ad55c2/store/fill/780/440/d0cb52af2baf6e7578b50dfba00b8f0bbd5ac3a62fdc5cca5ea94b7af4f3/a062ff8c9388b3e516dfb423ceacd841.jpg)
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Россия оборона министры Сергей Шойгуның Татарстанда дуслары күп, алар арасында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә бар. Ул Казанда журналистлар белән очрашу вакытында шул хакта сөйләде. «Биредә минем дусларым яши. Монда минем дусларым да, мин хөрмәт иткән кешеләр дә күп», - дип искәртте Россиянең хәрби ведомствосы җитәкчесе. Сергей Шойгу Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевне аерым билгеләп үтте. Тормышта да, сәясәттә дә, эштә дә аның белән «күп нәрсәләр» бәйләвен билгеләп үтте. «Мин моны зур, яхшы дуслык дип әйтүдән курыкмыйм», - диде ул. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка килгәндә, ул без-беребезне шулкадәр яхшы беләбез ки, әңгәмәдәшнең нәрсә әйтергә теләгәнен шунда ук аңлыйбыз, дип белдерде. «Бик матур шәһәр, менә дигән республика, искиткеч кешеләр. Белем бирү дәрәҗәсе бик югары», - диде Шойгу Татарстан турында. Ул республика халкына коронавирус пандемиясе вакытында аеруча актуаль булган сәламәтлек һәм уңышлар теләде.