Рөстәм Миңнеханов «Урам» экстрим-паркының өсте ябулы өлешендә булды
(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Урам» экстрим-паркының өсте ябулы өлешендә булды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Бинаның ике катында төрле экстрим-зоналар, шул исәптән эйр-парк, стрит-плаза, бетон боул һәм скейт-йорт урнашкан. Моннан тыш, кунаклар өчен мәдәни киңлекләр (заманча музыка үзәге, диджеинг мәктәбе, скейт-шоп, бию залы, галерея, лекторий, кафе, ял зонасы һ.б.) тәкъдим ителгән. ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов хәбәр иткәнчә, паркның әлеге өлеше файдалануга тапшыру турында акт алган инде. Хәзерге вакытта биредә тест чаралары үткәрелә, алар кунакларның иминлеген тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.