Төмән өлкәсендәге Андреевский бистәсе халкы мәчетнең биш еллыгын бәйрәм итә
(Казан, 31 август, «Татар-информ») 27 август көнне Төмән өлкәсенедәге Андреевский бистәсендә яшәүчеләр җомга намазыннан соң мәчетләренең биш еллыгын билгеләп үтте. Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителгәнчә, гыйбадәт йортының яңа бинасы биш ел элек төзелә. Төмән өлкәсе мөселманнарының диния нәзарәте сайты һәм «Хикмәт» газетасы үз укучыларына әлеге күркәм вакыйга һәм шушы татар бистәсендә яшәүче кешеләр турында язып чыга. «Күпме гасырлардан бирле алар үзләренең гореф-гадәтләренә, диннәренә тугрылык саклап яши», диелә бу хәбәрдә. Тарихи чыганакларга караганда, Андреевскийда беренче мәчет 1801 елда төзелә. Совет хакимияте елларында мондагы мөселманнар җәмәгать намазларын хосусый йортларда, зиратта укырга мәҗбүр була. Үзләренең рухи традицияләренә хөрмәт күрсәтеп, 65 еллык тәнәфестән соң, Андереевский бистәсе халкы Төмән өлкәсендә беренчеләрдән булып, 1991 елда ук мәчет ача. Бистәдә яшәүчеләр әйтүенчә, әлеге вакыйга рухи мәдәниятның кабат яңаруына башлангыч бирә. Заманча технологияләр белән төзелгән, тулы көченә эшләп торган бу мәчетнең нигезе шул чор аксакалларының тырышлыгы нәтиҗәсе, диелә бу хәбәрдә.